Яшел Үзән районында коточкыч янгын: ике бакча өе, мунча һәм янкорма янган
2-8 июньдә янгын сүндерүчеләр 14 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 5есе ялган булган. 4 янгын очрагы теркәлгән.
«Атлашкино-2» бакчачылык җәмгыятендәге дача өендә янгынның электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта ике бакча өе, мунча һәм янкорма янып, 46 квадрат метрга зыян килгән.
Шәһәрнең Липовая урамындагы шәхси йортта янгын, якынча мәгълүматлар буенча, электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен үтәмәүдән чыккан. Нәтиҗәдә, йортның икенче катында түшәм, түбә, стеналар, мунча түбәсе янып, 101 квадрат метр мәйдан зыян күргән.
Октябрьский бистәсенең Водников урамындагы йортның хуҗалык сараенда ут электр җиһазын файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан дип, якынча нәтиҗә ясалган. Әлеге очракта сарайның 20 квадрат метрына зыян килгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев