Яшәеш

Яшел Үзән районында 1 яшьлек бала кайнар су белән пешкән

24 - 30 мартта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1017 чакыру килгән.

Шуларның 601е – шәһәрдән, 416сы районнан булган. 549 кешене госпитализацияләгәннәр: 355е – шәһәрдән, 194е – районнан.

Новопольскийның Свободная урамында корсагы кайнар судан пешкән 13 яшьлек кыз янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Васильевоның Гагарин урамында күкрәге, кулбашы пешкән 1 яшьлек балага медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны башта – хирургиягә, аннан соң республика клиник хастаханәсенә илткәннәр.

Осиновоның Южная урамында, үз мунчасында сөрем газыннан агуланган 71 яшьлек хатын-кызны ашыгыч ярдәм хезмәте реанимациягә алып килгән.


Нет комментариев