Яшел Үзән районы 100 балл җыю буенча рекорд куя
Яшәеш

Яшел Үзән районы 100 балл җыю буенча рекорд куя

Бүгенге көндә районда 11 чыгарылыш укучысы БДИны югары баллга тапшырган, шуларның 8се рус әдәбияты һәм 2се химия буенча.

- Узган ел 7 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны йөз баллга тапшырган иде, иң күбе 2019 елда теркәлгән, ул чакта югары баллга тапшыручылар унау булган, - дип җиткерде муниципалитетның матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова.

Имтиханнар ахырына якынлаша, соңгы саннар нинди булачагын тиздән беләчәкбез.

Бу хакта ЗМР матбугат хезмәте хәбәр итә


Нет комментариев