Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе табибы «Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеменә лаек булды
Бүген балалар хирургия бүлеге мөдире Николай Павлович Синчуговка күкрәк билгесе һәм тиешле таныклык тапшырылды.
Ул бөтен район балаларына планлы һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә һәм төрле катлаулылыктагы хирургик операцияләрне уңышлы үткәрә.
Николай Павлович үзенең медицина юлын 1992 елда медбрат буларак башлый. Казан медицина институтын тәмамлап, балалар хирургиясе буенча ординатура узганнан соң, 1998 елдан бирле безнең хастаханәдә алмашсыз бүлек мөдире булып эшли.
Кечкенә пациентлар докторны ярата, ә аларның әти-әниләре аңа чиксез ышана. Аның профессиональлеге, катлаулы ситуацияләрдә тиз ориентлаша белүе, ярдәмгә килергә һәм тәҗрибә уртаклашырга әзерлеге өчен Николай Павловичны хезмәттәшләре бәяли.
Без чын күңелдән табибны аның күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтенә лаеклы бәя бирүе белән котлыйбыз! Аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм алга таба уңышлар телибез!
Зеленодольск район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев