Яшел Үзән мәктәбендәге коточкыч вакыйгадан соң 12 яшьлек укучыга ашыгыч ярдәм күрсәтелде
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 913 чакыру килгән. Шуларның 557се – шәһәрдән, 356сы районнан булган. 393 кешене госпитализацияләгәннәр: 291е – шәһәрдән, 102се – районнан.
Подгорная урамында 34 яшьлек хатын-кызның күкрәгенә ире пычак кадаган. Медиклар зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергән.
Хаҗиев урамында ялгыш торба чистарткыч сыеклык эчеп үңәчен яндырган 85 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә алып килгәннәр.
Гоголь урамындагы мәктәптә күзенә классташы суккан 12 яшьлек яшүсмергә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
Северная урамында улы кыйнаган, умыртка сөяге сынган 35 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Васильевоның Гоголь урамында, әнисе сүзләренә караганда, 2 яшьлек кыз уксус эчкән. Химик пешүләр алган баланы дәваханәгә китергәннәр.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев