Яшел Үзән гимнасты халыкара чемпионатта 6 медаль яулады
Яшәеш

Яшел Үзән гимнасты халыкара чемпионатта 6 медаль яулады

Спорт гимнастикасы буенча ярышлар Бангкокта узды, Россия җыелма командасы составында Радмир Мусаев чыгыш ясады.

Егет биш алтын һәм бер көмеш медальгә лаек булды:

  • күптөрле ярыш – алтын
  • ирекле күнегүләр  – алтын
  • боҗраларда күнегүләр – алтын
  • сикерү (опорный прыжок) – алтын
  • команда зачеты – алтын
  • аркылы борыста күнегүләр – көмеш

Радмир Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Илгиз Хисамов һәм Валерия Дашевская җитәкчелегендә әзерләнә.

Спортчыларны һәм тренерларны югары нәтиҗә белән котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев