Әүфәр Галиев: «Яңа ел яңа сөенечләр алып килсен!»
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, дуслар! Тагын бер ел үтеп, тарих битләрендә калачак.
Гадәттә, мондый вакытта без узып баручы елга нәтиҗә ясап, киләчәккә яңа планнар корабыз. 2024 елда «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» билгеләнгән планнарны тормышка ашырды, җитештерү күләмен арттырды, кулланучыларны тәмле сөт ризыклары белән сөендерде. Шуңа да хезмәткәрләребезнең тырышлыгы белән горурлана алабыз.
Киләсе 2025 ел да уңышлы булсын, һөнәри эшчәнлегебез яңа казанышлар белән билгеләп үтелсен һәм иртәгәсе көнгә ышаныч тудырсын иде. Яңа елның иң кыю идеяләрнең чынга ашу вакыты булачагына өметебез зур. Үҗәтлек, җаваплылык һәм һөнәри осталык – куелган максатларга ирешүдә төп сыйфатлар булачак.
Кадерле дуслар! Яңа елда бар өметләребез аклансын, ил-көнебезгә тынычлык килсен, күк йөзебез һәрчак аяз булсын иде. Сезгә, якыннарыгызга озак елларга сәламәтлек, бәхет, шатлык, иминлек, бәйрәм рухы телим! Яңа ел яңа сөенечләр алып килсен!
Әүфәр ГАЛИЕВ, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев