Ял көннәренә синоптиклар нинди һава торышы вәгъдә итә
Яшәеш

Ял көннәренә синоптиклар нинди һава торышы вәгъдә итә

Татарстанда ял көннәрендә яңгыр көтелә

Шимбә көнне, 8 июньдә, республиканы циклон һәм атмосфера фронтлары йогынтысы көтә. Яңгыр Татарстанның зур территориясендә узачак. Урыны белән яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе көтелә. Шимбә төнендә температура +13дән +18 градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә көндез +20...+25 градустан югары күтәрелмәячәк.

Якшәмбе, 9 июньдә, болытлы, яңгыр кимиячәк. Яшенле яңгырлар мөмкинлеге аерым районнарда гына сакланачак.

Якшәмбегә каршы төндә температура +12...+17 градуска кадәр төшәчәк. 9 июнь көнне көндез +21дән +26 градуска кадәр көтелә. 


Нет комментариев