Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Һәлакәткә очраган поездда булган Мәскәү табибы балалары күз алдында үлгән

«Малайларыбыз әле кечкенә – берсенә 7 яшь, икенчесенә 4,5 ай гына...»

31 майда Брянск өлкәсенең Выгоничи авылы янында автомобиль күпере ишелә. Ул Климово – Мәскәү маршруты буенча баручы пассажирлар поезды өстенә төшә. Якынча белешмә буенча, фаҗигадә 7 кеше һәлак була. Алар арасында Мәскәүдә табиб булып эшләгән 32 яшьлек Виолетта да бар. Ул балалары күз алдында үлгән. 

– Виолетта улым һәм оныкларым белән безне күрергә килгән иде. Малайларыбыз әле кечкенә – берсенә 7 яшь, икенчесенә 4,5 ай гына. Аларның Клинцы шәһәреннән кире өйләренә кайтып барулары иде. Ләкин барысы бергә өйләренә кайтып җитә алмадылар. Виолетта һәлак булды, – дип сөйләгән Виолеттаның кайнанасы Елена. – Миңа булган хәлләр турында сөйләү авыр. Паша балалары белән хәзер Мәскәү хастаханәсенә бара.

Билгеле булганча, 4 кешелек гаилә составның беренче вагонында барган, иң каты бәрелү нәкъ шунда туры килгән. Виолетта уллары белән аскы урында, ә ире өске урында йоклаган.

Гомеренең күп өлешен Виолетта медицинага багышлаган. Ул А.С. Пучков исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә, шулай ук «Дом с маяком» хәйрия фондында эшләгән, диелә хәбәрдә.

Интертат

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев