Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанда танылган җырчы Гөлназ Асаева Уфада узган “Татар җыры” фестивален оештырудан канәгатьсез калган.
Аның әйтүенчә, чара матур гына узса да, күңелсез хәл булган: алып баручы сәхнәгә чакырганда, аның мактаулы исемен: 3 ай элек алган “атказанган артист” исемен атамаган.
Бу хәл Гөлназга ошамаган һәм ул шундук социаль челтәрләрдә үзенең канәгатьсезлеген белдергән.
– Артистны көлеп игълан итү – “төпкә егылып төшү”. Аеруча шундый дәрәҗәле чарада. Аларның үз-үзен тотышы, сөйләү рәвеше – барысы да әзерлексез чыгулары турында сөйли. “Татар җыры” дәрәҗәсендәге чара “банкет мәзәкләре” белән чуарланмаска тиеш”, – дип билгеләп үткән ул һәм үз чыгышын игълан иткән алып баручыны, “банкет алып баручы”, дип кимсеткән.
“Гөлназ моңа кадәр безгә чит түгел… иде. Аны үзем чакырдым – тагын бер тапкыр чакырыйм әле, дип уйладым… Үз башыма чакырганмын. “Атказанган” дип әйтергә ярамадымы әллә”, дип сөйләнеп сәхнәгә чыгуына гаҗәпләндем, – дигән чараны алып баручы Айрат Ильясов. – Шуннан соң ул миңа хәбәрләр язып җибәрде. Мин исә: “Синең фанатың түгелмен, нинди исемнәргә ия булуыңны, нәрсәләр эшләвеңне каян белим? – дип җавап бирдем. “Нәрсәдер әйтергә телисең икән, кил дә әйт. Әмма мондый тавыш чыгарырга… Ярый, үзе дә аңлар, бәлки”, – дип язган ул тыелган социаль челтәрдәге аккаунтында.
Фото социаль челтәрдән алынды
Нет комментариев