Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Герой истәлегенә – турнир

Ватанны саклаучылар көнендә Яшел Үзәндә 2006-2007 елда туган малайлар һәм кызлар арасында Россия Герое Марат Әхмәтшин истәлегенә багышланган дзюдо буенча ачык беренчелек турниры булды.

Анда барлыгы 122 Яшел Үзән, Волжск, Буа һәм Казанның “Ак Барс” белән “Мотор” клубы яшь дзюдоистлары катнашты.

Әлеге турнир безнең шәһәрдә, 2016 елда Сириядә батырларча һәлак булган Марат Әхмәтшинга багышлап, икенче тапкыр уздырыла.

Яшел Үзәннең Хәрби комиссары Рамил Батршин, “Яшел Үзән шәһәре самбо һәм дзюдо федерациясе” президенты Андрей Николаев һәм Россия Героеның тол хатыны Гүзәл Әхмәтшина турнирның мәртәбәле кунаклары булдылар. Барлык килүчеләр Россия капитаны истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.

Мондый турнирлар үсеп килүче буында рух ныклыгы тәрбияли, минем ирем кебекләргә охшыйсы килү теләге тудыра, чөнки ул алар өчен үрнәк,  диде Гүзәл Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район турнир по дзюдо