Яшәеш

«Геройлар янәшәдә» - «Герои рядом» дип исемләнгән патриотик юнәлешле әдәби бәйге игълан ителде

Конкурста катнашуга 2022 елдан башлап татар һәм / яки рус телләрендә язылган, махсус хәрби операция бурычларын хәл итү барышында татарстанлыларның фидакарьлеген, батырлыгын, патриотлыгын чагылдыручы әдәби әсәрләр кабул ителә.

Конкурс рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
«Повесть»
«Хикәя»
«Поэма яки шигырьләр циклы»
«Очерк»

Бәйгедә катнашуга гаризалар 2025 елның 30 апреленә кадәр litkonkurs.tatmedia@mail.ru электрон почта адресына «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» патриотик юнәлешле ачык әдәби конкурска» тамгасы белән кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев