Гәрь микрорайонындагы шәхси йортта янгын чыккан
Гаринский урамындагы торак йортларның берсендә шаһитлар ут чыкканын күреп ала.
Янгын сүндерүчеләр хезмәте килеп җиткәнче, йортның чормасы һәм янкорманың мәйданы яна. Нәтиҗәдә, торак йортның түбәсе зыян күрә һәм аның янында урнашкан сарай тулаем янып бетә.
Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. ЗМР буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге инспекторларының беренчел мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе – электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре халыкны үз торакларында электр җайланмаларның торышын тикшерергә, төзек булмаган приборлардан файдаланмаска һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Аллах сакласын!
0
0