Физик яктан активлык – сәламәтлек нигезе
Физик активлык тире халәтенә бик тә уңай йогынты ясый, чөнки аның күзәнәкләрен кислородка бай кан белән тәэмин итә. Ә кислородка бай кан токсиннарны, эчке әшәкеләрне куа.
Иртәнге зарядканы тирләгәнче ясарга, аннан соң душка кереп чыгарга һәм каты сөлге белән тәнне ышкырга кирәк.
Ә кич, йокларга ятар алдыннан, йөрергә чыгарга тырышыгыз. Бу сәламәтлеккә файда китерә, битегезгә яхшы төс бирә һәм җиңел генә йоклап китәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев