Яшәеш

Февральгә сынамышлар

Халык әйтсә – хак әйтә.

  • ай башында җылы булып, кар эресә – уңыш уртача гына көтелә;
  • ай салкын булса – җәй әйбәт килер;
  • февраль коры һәм суык икән – август эссе булыр;
  • җылы февраль – салкын язга;
  • бәс күп булса – җәен чык һәм бал күп булыр;
  • февраль яңгырлы булса – яз һәм җәй дә шундый көтелә;
  • февральнең аяз булуы – коры җәй турында хәбәр итә;
  • айның соңгы атнасы никадәр суык – март шуның кадәр җылы булыр;
  • карсыз февраль – коры җәйгә. 

Нет комментариев