Яшәеш

Фермада эшләүче терлекче ваклагыч бункерда һәлак булган

Коточкыч фаҗига...

Фото: https://www.bashinform.ru

Башкортстанда терлекче булып эшләүче ир-ат ваклагыч бункерда һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Калтачы районында була. Крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче терлекче үлеме буенча тикшерү бара.

Хезмәт инспекциясе белешмәсе буенча, гадәттән тыш хәл 5 февральдә сөт-товар фермасы территориясендә була. 40 яшьлек ир-ат ваклагыч бункерга төшеп китә. Ул шунда имгәнеп үлә.

 


Нет комментариев