Хайваннар белән начар мөгамәлә өчен җаваплылык катгыйланган.
2017 елның декабрендә федераль законга үзгәрешләр кертелеп, хәзер тереклек ияләрен җәберләүчене ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Кылынган вәхшилек хайванны үлемгә китерсә, элек аның өчен 6 ай арест салына иде, ә хәзер бу срок 3 елга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук садист ысуллары кулланып, группа белән җәнлекләргә зыян китерелгән һәм ул демонстратив рәвештә социаль челтәрләргә куелган булса, гаепләнүчегә тагын да җитди җәза билгеләнә.
Нет комментариев