Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Эш узган, акчалар җилгә очкан

Мошенниклар яшел үзәнлеләрне алдый, талый, чишендерә, кәкре каенга терәтә.

Фото: редакция архивыннан

10 ноябрьдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Аларның авыр һәм четрекле хезмәте һәрвакытта да үз дәрәҗәсендә бәяләнмәсә дә, аларсыз дөнья күңелсез булыр иде. Ни өчен дисәк, шушы хезмәткәрләр тырышлыгы белән тынычлыкта яшибез, күп кенә кыңгыр гамәлләр һәм авыр җинаятьләр булдырылмый кала, яисә үз вакытында кисәтелә. Заманына күрә җинаять төрләре дә үзгәреш кичерә. Әйтик, читтән торып халыкны алдаучыларны, аферистларны ачыклау полиция хезмәткәрләреннән искиткеч зур тырышлык таләп итә. Очрактан файдаланып, узган атнада булган берничә фактны язып узарга һәм шулай итеп булса да башкаларны кисәтергә иде. Гадәттә без, кырыгалдарларга юлны үзебез ачабыз, ышанабыз һәм бөртекләп җыйган акчаларыбызны үз кулларыбыз белән тапшырабыз. Эш узгач кына полициягә йөгерәбез. 

Менә шулай, Олы Карагуҗада яшәүче 49 яшьлек иргә, билгесез зат Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы тикшерүчесе дип алдап, банкта сакланган акчасының Украина кораллы көчләрен яклауга китәчәген һәм аны кичекмәстән саклап калырга кирәклеген хәбәр итә. Ялганга чын күңеленнән ышанган ир 1255000 сум акчасын бүлгәләп, Зеленодольск һәм Казан шәһәрләрендә курьерларга үз куллары белән тапшыра. Нәтиҗәсе, әлбәттә билгеле. Акчалардан җилләр исә. Зыян күрүчегә полициягә мөрәҗәгать итәргә генә кала. Әлеге факт буенча хокук сакчылары мошенникларны төрле юллар белән эзләр, бәлки ачыклар да. Әмма үзебезгә бик сак булырга, таныш булмаганнарга ышанмаска, әйтелгән хәбәрләрнең чынбарлыкка туры килү-килмәвен тикшерергә, якыннарың яисә үзеңнән акыллырак кешеләр белән киңәшләшергә кирәклеген онытмаска иде. Билгеле инде, акчаңны биргәнче.

Узган атнаның тагын бер очрагын язмый мөмкин түгел. Бу юлы Яшел Үзәндә яшәүче 84 яшьлек пенсионер хатын-кыз уйламаганда-нитмәгәндә алдана. Шундый бәлагә тарырмын дип башына да китереп карамый. Без бит үз башыбызга төшкәч кенә чарасын күрә башлыйбыз. Гадәттәгечә, мошенниклар аны акчасын саклап калу тәкъдиме белән алдый. Мондый схема күптән уңышлы гына эшләп килсә дә. Әлеге өлкән яшьтәге ханым 4445832,13 сумын берничә төргәккә салып, Гастелло урамының 7нче һәм Серов урамының 9нчы йортлары янында курьерга тапшыра. Бу очракта да полицейскийларга бик нык «казынырга» туры киләчәк. Бәлки курьер аша җинаятьчеләрнең эзенә төшә алырлар. Мөлкәтебезгә куркыныч янамасын өчен хәзер шикле аралашуларны иләк аша чыгарырга кирәк. Эш узгач, акчалар җилгә очкач үкенүдән файда юк, әмма үзенә күрә, югалтулар аша булса да тәҗрибә туплана. Кызганычка, бер тырмага ике тапкыр басучылар да юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев