Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Елмаеп алыйк: анекдотлар

***

– Ой, Сәлимә, бәла миндә... Ирем балыкка киткән иде, трубкасын алмый... Сөяркәсе бардыр, мөгаен!
– Әй, Гөлсем, нигә син сразы начар нәрсә уйлыйсың! Бәлки ул суга гына баткандыр!

* * *
Укытучы бүлү гамәлен аңлату өчен тактага 2:2 дип яза һәм:
– Балалар, кайсыгыз белә, нәрсә килеп чыга? – дип сорый.
Балалар бер авыздан:
– Ничья! – дип җавап бирә.

* * *
Россиядә начар машина йөртүчеләр юк. Яхшы юллардан аны дурак та йөри.
– Соңгы унъеллыкта химия алга таба зур адым ясады.
– Бу уңышның азык-төлек җитештерү тармагында булуы гына жәл…

* * *
Мехлар кибетендә:
– Кадерлем, кайсы тунны алырга киңәш итәсең?
– Белмим инде, матурым... Монда һәр киңәш бик кыйммәт тора.

* * *
– Матурым, өйгә кайту белән суыткычка күз сал әле, нәрсә кирәк икән. Кибеткә кереп алырмын.
– Мин ипи, сыр, казылык, майонез алдым. Суыткычта кара уылдык җитми!

* * *
Минем хатынның колагы шуның кадәр яхшы, ул хәтта минем банк картасына ничек акча килгәнне дә ишетә.

* * *
– Доктор, ә бу куркыныч түгелме?
– Дулкынланмагыз ла, кайсыбер авырулар, кайбер сәламәт кешеләр яшәгәнгә караганда озаграк авырыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев