Ел башыннан татарстанлылар коллекторлар турында 800 тапкыр шикаять белдергән
Ел башыннан Татарстан халкы Федераль суд приставлары хезмәтенә коллекторлар эшчәнлегенә бәйле якынча 800 мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан буенча баш суд приставы урынбасары, эчке хезмәт капитаны Рамил Шиһапов хәбәр итте.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
«Шул 800 мөрәҗәгатьнең якынча 330ы “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша килгән. Барлыгы 296 очракта закон бозу билгеләре ачыкланган», – дип белдерде Рамил Шиһапов.
Бүгенге көндә профессиональ коллектор оешмаларының дәүләт реестрында 673 компания теркәлгән. Шуларның 16сы Татарстан территориясендә эшли. Шулай ук дәүләт реестрында 1225 кредит һәм микрокредит оешмасы теркәлгән, аларның 30ы республикада урнашкан.
Татар-информ
Автор: Кирилл Гумиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев