Дуңгызлар абзарында җан биргән яшүсмер кызның эшендә коточкыч факт ачыкланган
Тикшерү комитетында җинаятьчел эшчәнлекнең тагын бер фактын ачканнар.
Алдагы көннәрдә «Гаеп дуңгызда гына булмаган: абзарда табылган кыз мәетенә кагылышлы яңа факт билгеле булды», дип язган идек. Бу фаҗигадә янә бер фактка тап булганнар.
Дуңгызлар абзарында җан биргән яшүсмер кызның күршесе аны үлем алдыннан көчләгән.
Тикшерү версиясе буенча, ир-ат һәм кыз арасында ул дуңгызларны ашаткан абзарда көрәш башлана. Ниндидер мизгелдә кыз егыла һәм каршылык күрсәтә башлый. Күршесе таяк алып, кызның башына суга, шуннан соң ул аңын югалта.
Тикшерүчеләр шуннан соң ир-атның яшүсмерне көчләгәнен ачыклый. Ир-ат сорау алу барышында кылган җинаятьләрдә гаебен таный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев