Данил Буранов – ярымфиналда
Яшәеш

Данил Буранов – ярымфиналда

Яшел Үзәндә туып, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче 23 яшьлек Данил Буранов Беренче каналда баручы популяр «Голос» тапшыруында катнаша.

Узган җомгада ул тагын бер җиңү яулап, ярымфиналга узды. Бу юлы Данил Константин Меладзеның «Лимбо» җырын башкарды. Яхшы итеп җырлап кына калмыйча, биюгә осталыгын да күрсәтте.

Фото: strana.fm/


шоу «Голос» певец из Зеленодольска Данил Буранов

Нет комментариев