Кеше коронавирус инфекциясе белән зарарланырга, әмма бу хакта үзе әле белмәскә мөмкин.
Бу хакта Express басмасы Британия һәм Канада табибларына сылтама белән яза.
Аның беренче иртә билгесе – ашказаны-эчәк системасына бәйле үзгәрешләр (аппетит югалу, косасы килү, косу һәм ашказаны авырту). Шулай ук диарея булырга мөмкин.
Икенче билгесе - конъюнктивит. Ул якынча 3 процент очракта барлыкка килә.
Коронавирусның өченче билгесе - аң буталчыклыгы. Бу симптом авыру кешедә савыкканнан соң берничә ай сакланырга мөмкин.
Дүртенче иртә билгесе – ару, хәлсезлек. Бу иң киң таралган симптомнарның берсе - һәр икенче авыруда була һәм ун атнага кадәр саклана ала.
Нет комментариев