Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчтараштан пилотка: швед кызы үзенең тарихы белән интернетны ду китерде

Җәмгыятебездә бары ирләр генә булдыра торган, хатын-кыз җилкәсе түгел бу дип санаган һөнәрләр бар. Ә менә, бу гүзәлкәй «хатын-кызныкы булмаган» һөнәрләр турындагы стереотипны җимерә һәм башкаларны да яңа ачышларга рухландыра.

33 яшьлек Сара Йоханссон гадәти тормыш алып барган һәм көннәрдән бер көнне барлык хыялларының тормышка ашачагы турында башына да китермәгән. Ул Швециянең Борос шәһәрендә туып-үскән. Шунда ук чәчтараш булып эшләгән. Тик бер көнне бөтен томышын төптән үзгәртергә булган һәм пилотлар курсларына язылган.
Сара бөтен имтиханнарны «бишле»гә тапшырган. Пилот лицензиясен алгач, кызны Europe Airpost авиакомпаниясенә эшкә чакыралар, анда ул ике ел дәвамында Boeing 737 самолеты белән идарә итә. Ә хәзер шәхси авиация бүлегенә күчеп, Falcon 7X бизнес-класслы реактив самолетта оча.
Хезмәт баскычында үсү белән беррәттән, Сара инстаграмм челтәрендә үз сәхифәсен булдыра. Аның хыялының чынга ашу тарихы әбүнәчеләргә шул чаклы ошаган ки, санаулы айлар эчендә Сара социаль челтәр йолдызына әверелгән. Хәзер кыз Швециядән Майоркага күчкән, үзенең әбүнәчеләре белән көндәлек тормышы, көнкүреше белән көн саен бүлешә, фотоларын куя.
"Хәтта, үз һөнәрем турында күпме белем кирәклеге турында язып та, аңлатып та бетерә алмыйм. Һәрчак укырга, белем тупларга, үз өстеңдә эшләүне туктатмаска кирәк. Алты ай саен симуляторда шөгыльләнәбез һәм имтиханнар тапшырабыз. Ир-атлар һәм хатын-кызлар бертигез,"-дип яза Сара Инстаграммдагы сәхифәсендә.
Сүз уңаеннан, дөньяда пилот булып нибары 6 процент хатын-кыз хезмәт куя икән.
Хатын-кызлар аның үрнәгенә ияреп, хыялларын чынга ашырыр дип өметләнә Сара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев