Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Чаллы кешесе криптовалютаны сумга алыштырырга теләп 3,8 миллион сумын югалткан

Чаллыда яшәүче 47 яшьлек ир-ат криптовалютасын сумга алыштырырга маташканда мошенниклар корбаны булган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, ир-ат җинаятьчеләргә мессенджер аша юлыккан. Аларның күрсәтмәләренә ияреп, ул җибәрелгән сылтама буенча күчкән һәм мошенниклар счетына 40 мең берәмлек криптовалюта күчергән. Күчерү вакытында әлеге сумма 3,8 миллион сумга тиң булган.

«Таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәләрен үтәр алдыннан, аларның ышанычлылыгын тикшерегез», – дип кисәтә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев