Бүгенге көндә Татарстанда 500дән артык участковый җитми
Татарстанда полициянең участок уполномоченныйлары саны кимегән.
"Хәзерге вакытта некомплект 39% тәшкил итә, ягъни безгә 501 кеше җитми. Кайбер хезмәткәрләргә бер районны түгел, ике районны беркетергә туры килә, бу өстәмә йөкләнешкә китерә», – дип аңлатты Марат Фәтхуллин.
Ике ел элек 354 кеше җитмәгән булса, бүгенге көнгә инде 500 артык кеше җитми.
Тиешле сандагы участковыйлар булмау республикада хокук тәртибен тәэмин итүгә һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирүгә турыдан-туры йогынты ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев