Бөтенроссия акциясе башлана
Яшел Үзәндә 10 марттан 22 мартка кадәр “Үлем саткан урынны хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясенең I этабы старт ала.
Наркоконтроль бүлекләренең барысында да “кайнар линия” телефоны эшләячәк. Бу телефон аша наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле фактларны хәбәр итәргә була.
Ышаныч телефоны: 4-35-24. Гражданнар кайнар линия аша наркоман кешеләрне дәвалауга бәйле сорауларын да бирә алалар. “Үлем” таралуга юл куймыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев