Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәрәңге алу башланды

Авыл кешеләре бу ялларда дәррәү кубып бәрәңге ала башлады. Булышырга дип шәһәрләрдән туган-тумачалар да кайталар. Шау-гөр килеп өмә оештырып бәрәңге алулары ничек күңелле ул. Ә менә «икенче икмәк» өлгерер өчен ничә көн кирәк һәм аны ничек сакларга? Сүзебез шул хакта.

Бәрәңге сабакларын кайберәүләр август ахырында, ягъни бәрәңгене казып алырга бер-ике атна кала чабып алалар. Берәүләр, иртә әле кая ашыгырга дип кул селти һәм бу эшкә сентябрь урталарында керешә. Әмма шунысын онытмыйк, бәрәңге өлгереше сортларга карап билгеләнә. Мәсәлән, аларның 60-70, 80-90 һәм 100-110 көндә өлгерә торганнары бар. 
Халыкта бәрәңгене төрлечә саклыйлар, иң киң таралганы көл белән бутап коры җиргә кую. 
Бәрәңгене казып алганнан соң да аны шунда ук сакларга куярга ярамый, җилләтергә кирәк. Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Ә менә орлык өчен калдыра торганнарны, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм яхшырак та саклана. Җилләтү, киптерү 10-30 көн дәвам итәргә тиеш. Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев