Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтен дөнья татарча диктант язды

8–10 ноябрь көннәрендә «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне сак­лау, өйрәнү һәм үстерү», Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген сак­лау» дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе узды.

Чараны ел саен «Бөтен­дөнья татар конгрессы», Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәният­ара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы җаваплы һәм аның кураторы – Амил Нуруллин.

Диктант тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә. «Татарча диктант» онлайн һәм офлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары эфирында уза. Шулай ук, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казан шәһәре оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла. Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый https://diktant.tatar сайтына урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исемфамилия буенча белеп була.

Шәһәребезнең 5нче гимназиясе «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә менә инде тугызынчы ел рәттән катнашты. 8 ноябрь көнне гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә Галиуллина Курган өлкәсенең Юлдус мәктәбе укучыларына Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек укыды. Курган өлкәсенең мөгаллимнәре, укучылары һәм әти-әниләре татарча диктантта гимназия белән берлектә икенче ел үзләренең көчләрен сынады. 9 ноябрь көнне диктантны исә гимназия­дә укучы балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары язды. Текстны 5нче гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфирә Сәлахова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Тәнзилә Нәҗипова, Рима Гайнетдинова һ.б. мөгаллимнәр укыды.

– Алдагы елларда без 500 булсак, быелгы акциядә катнашучылар саны 602 кешегә җитте, – дип белдерде Зөлфирә Сәлахова.

– Текст чагыштырмача җиңел, миңа кыенлык тудырган сүзләр аның кадәр күп булмады. Язып чыктык. Яхшы билгеләр көтәбез, – дип өстәде гимназиядә баласы белем алучы әни Раилә Сәлахиева.

Гимназиядә гаиләләре белән татарча диктант язу да күркәм гадәткә әйләнде. Шулар арасында әлеге акциядә ел саен катнашучы математика фәне укытучысы Наилә Солтанова гаиләсе турында язып үтәсе килә. Быел «Татарча диктант»ка Наилә ханым белән аның әнисе – 89 яшьлек Мәдинә апа Гайфуллина, 37 яшьлек кызы – Лилия Хузеева һәм тиздән 3 яшен тутырачак оныгы Камилә дә кушылды. Нәни кыз олыларны кызыксынып карап тора да, ак кәгазенә рәсем сыза башлый: янәсе, ул да яза, тик утырмый!

Мәдинә ханым Ачасыр авылында туа, кечкенә чактан ук матур язу сәләтенә ия була, киләчәктә укуын дәвам итәргә хыяллана. Әмма аның теләге чынга ашмый кала: гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән кызга мәктәптән соң белемен күтәрергә әтисе рөхсәт итми.

– Һөнәре буенча әнием тегүче, бакчада төрле-төрле матур чәчкәләр үстерергә ярата. Яшь чакта мәктәпнең иң яхшы укучылары рәтендә булган ул, аның грамоталы язуын башкаларга үрнәк итеп куйганнар. «Татарча диктант» турында ишеткәч, әни катнашу теләген белдерде. Аңа ияреп, кызым да язарга булды. Менә шулай, бер өстәл артына утырып, диктантны башкарып чыктык. Нәтиҗәләрне генә көтәсе калды. Уңышлы булыр дип ышанам, – диде Наилә Сөләйман кызы.

Бөтендөнья татарларын берләштерү, татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максаты белән үткәрелә торган акция дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев