“Әбиләр чуагы”н кайчан көтәргә?
Билгеләргә караганда, былы көннәр сентябрь уртасында кабат була, ләкин бу юлы искәрмә дә булачак.
Гидрометүзәктә яшел үзәнлеләргә "әбиләр чуагы"н кайчан көтәргә кирәклеген сөйләделәр.
Озакка сузылган яңгырлардан соң, ел саен җылы һава килә.
Яшел үзәнлеләрзарыгып көткән “әбиләр чуагы” сентябрьдән октябрь башына кадәр, теләсә кайсы көнне килергә мөмкин. Бу хакта Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде.
Ул искәрткәнчә, быел ул халык ышанулары вәгъдә иткәнчә 14 сентябрьдә килмәячәк. Халыкта салкыннардан соң җылы көн килүен гадәттә “Симеон-летопроводец” көне белән бәйлиләр. Шул ук вакытта, Вильфанд ачыклык керткәнчә, һава торышының матурлануы һәрвакытта да "әбиләр чуагы" булмый.
- "Әбиләр чуагы" 14 сентябрьдән башлана дигән фикер бар, ләкин бу алай түгел. Аның төгәл даталары юк. «Әбиләр чуагы» - озакка сузылган начар һава торышыннан соң, көннәрнең матурлануы ул. Шуңа күрә, без андый көннәргә сөенгәнче алдан юешләнеп-туңып алырга туры киләчәк. Ул гадәттә сентябрьдә яки октябрьнең беренче декадасында килә, - дип уртаклашты Гидрометүзәк җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, метеорологик "әбиләр чуагы" - сирәк күренеш, ул өч елга ике тапкыр була. Ул турыдан-туры Азор антициклоны килү белән бәйле. Әмма россиялеләр еш кына "әбиләр чуагы" дип барлык көзге җылы һәм коры көннәрне атыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев