Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак
Яшәеш

Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак

Республиканың кайбер районнарында томан көтелә.

Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Көндез һәм төнлә 13 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.


Нет комментариев