Берүк вакытта эшле дә,  эшсез дә булмыйлар
Яшәеш

Берүк вакытта эшле дә, эшсез дә булмыйлар

Мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәпкә баскан килеш эшкә урнашсаң һәм ул хакта хәбәр итмәсәң, җавап­лылыкка тартылуың бар.

Менә шулай, прокурорның өлкән ярдәмчсесе Азат Бәдретдинов сөйләвенчә,  31 яшьлек яшел үзәнле 2017 елның гыйнвар-февраль айларында эшсезлек буенча исәпкә басып, ай саен 850 сум пособие алган. Шул вакытта коммерция оешмасына эшкә урнашкан.  Хәзер аңа  2610 сум акчаны дәүләткә кире кайтарырга туры киләчәк. Бу иргә прокуратура  материаллары буенча җинаять эше кузгату турында карар чыгарганнар.


Работа Официальная работа

Нет комментариев