Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бердәм Россия» не яклыйк

Дүшәмбе көнне, 2 сентябрьдә, 40 иҗтимагый оешма вәкилләре алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия» не яклауларын белдерделәр.

Республиканың 40 ветеран, хәйрия, яшьләр, профессиональ, иҗади иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре киләчәктә уртак эш планнары турында фикер алышырга җыелдылар. Татарстан Дәүләт Советы сайлауларында «Бердәм Россия» партиясен яклау турында язылган уртак мөрәҗәгать көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды. 
Очрашуның нәтиҗәсе булып, җәмәгатьчеләрнең партиягә ярдәм итү буенча ачык мөрәҗәгатенә кул кую булды. Документны Татарстанның «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте, ТР Профсоюзлар федерациясе, «Россия пенсионерлары берлеге», ТР инвалидлар җәмгыяте, «Кулланучылар хокукларын яклау» РОО, ТР ДОСААФ, «Сила в детях» һәм «ДаДобро» хәйрия фондлары, Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге, «Россия Бакчачылар берлеге», «ТР Рәссамнар берлеге» һ.б. кебек зур берләшмәләре имзаладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев