Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бер хатын-кыз ирен, улын һәм танышын балта белән чабып үтергән

Хәзерге вакытта аны кулга алганнар.

Башкортстанның Сизәш авылында яшәүче 58 яшьлек хатын ирен, улын һәм таныш хатынын үтергән. Аның шушы 3 җинаятьтә дә катнашы булуын полиция һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре бергәләп ачыклаган. 

Бу хатын беренче җинаятен 90нчы елларда ук кыла. Ул ирен балта белән чабып үтерә. Хәзер ул үзенең улын, дус хатынын үтерүен дә таныган. Бу җинаять әлегә кадәр ачылмаган булган.

Ачыкланганча, 20 ел элек әлеге хатын-кыз дус хатынын балта белән чабып үтерә һәм аның өенә ут төртеп яндыра.

Ул чакта күрше авылда агач йортта янгыннан соң 45 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Экспертиза ачыклаганча, мәрхүмәнең башына балта чапканннар.

Тикшерү версиясе буенча, 2005 елның июлендә бу хатын 45 яшьлек дус хатынына кунакка килә. Алар хәмер эчә, анннары бер ир-ат аркасында талашалар һәм кунак хуҗабикәнең башына балта чабып үтерә. Өйгә ут төртә. Күршеләр төтен күреп, янгынны сүндерә, хуҗабикә мәетен табалар.

Җинаятьче хатын күрсәтмәсе буенча, улы белән талаш гадәти көнкүреш мәсьәләләре буенча чыга. Имеш, ир-ат анасын кышка утынсыз калдырырга җыена, аннары анасына кул күтәрә. Әни кеше улын төртеп җибәрә, ир-ат егыла да башы имгәнеп үлә. Җинаять эзләрен яшерер өчен, әни кеше өйгә ут төртә.

Тикшерүчеләр аның үтерүгә катнашы булуын исбатлый. Улының башына балта белән сугылган булуы да билгеләнә, янган балта да табыла.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев