Бер атна эчендә Татарстанда грипп белән авыручылар саны арткан
Яшәеш

Бер атна эчендә Татарстанда грипп белән авыручылар саны арткан

Ноябрьнең соңгы атнасында Татарстанда грипп белән авыручылар саны өч тапкырга артты.

Грипп белән авыручыларның төп өлеше –  7 яшьтән 14 яшькә кадәрге мәктәп укучылары.

«Соңгы атнада 13 700 ОРВИ очрагы теркәлгән, шуларның 363 грипп белән авыручылар. Узган атнада 114 грипп очрагы теркәлде», – диде спикер.

Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада яшәүчеләрнең 51,7 проценты, ягъни ике миллионнан артыгы гриппка каршы прививка ясаткан. 


Нет комментариев