Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларга вакцинация әлегә мәҗбүри түгел...

Балаларны коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү Россиядә препаратның балалар организмына тәэсире өйрәнелгәннән соң гына башланачак - дип белдерде РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Гомумроссия ата-аналар җыелышында чыгыш ясаганда.

"Коронавирус инфекциясеннән балалар быел прививка ясамаячак. Без өйрәнүне, вакцинаны күзәтүне дәвам итәбез һәм балалар өчен без өстәмә тестлар, тикшеренүләр уздырабыз. Алар организмына йогынты ясауның тулы картинасын алгач кына, без караячакбыз".

Беренче чиратта прививканы өлкән яшьтәге педагогларга ясарга тәкъдим ителә. "Өстенлекле төркемнәр билгеләнәчәк һәм аларга коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыру тәкъдим ителәчәк. Чөнки мәктәпләрдә төрле яшьтәге укытучылар эшли», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 11 августта теркәлгән «Спутник V» Россия препараты коронавирустан дөньяда дәүләт теркәве алган беренче вакцина булды. Дөньяда барлыгы 160 вакцина эшләнә, шуларның 30дан артыгы кешедә клиник сынаулар стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев