Балалар бакчасында 3 яшьлек малай вафат булган
Гаилә, баланы тәрбияче карамаган, дип саный.
Свердловск өлкәсендәге Лесной шәһәрендә балалар бакчасында 3 яшьлек бала вафат булган. Баланың әнисе Анна сүзләренә караганда, малай косудан тончыгып үлгән.
Гаилә, Диманы (исеме үзгәртелгән) тәрбияче карамаган, дип саный. Фаҗигага кадәр берничә көн алдан, сабыйның әти-әнисе, тәрбиячеләрнең үтенече буенча, бала яхшырак йокласын өчен, авыр юрган сатып алган.
– Миңа: «Сезнең балагыз суламый», – дип шалтыраттылар. Мин килгәндә, ул инде зәңгәрләнгән иде. Мин аны терелтә алмаячакларын аңладым. Ул бу одеял астында борыла да алмаган. Үлем сәбәбе – косу массалары белән асфиксия. Йоклар алдыннан ашаган шулпасын үпкәләрендә таптылар, – дип сөйләгән Диманың әнисе.
– Көләч йөзле балам минем, син безгә бик җитмисең, – дип язган Анна үзенең «ВКонтакте»дагы битендә.
Анна сүзләренчә, Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу маддә буенча максималь җәза – 2 ел колония.
Лесной шәһәре Мәгариф идарәсе дә тикшерү уздыра, диелә хәбәрдә.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев