Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балага үрнәк булырга кирәк

Ел башыннан булган 11 юл-транспорт һәлакәтендә балалар төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Шуның белән бәйле рәвештә, 13 сентябрьдә шәһәребезнең Энгельс һәм Комаров урамында машинада балаларны йөртү буенча массакүләм профилактик чара узды.

Әлеге тикшерүдә ТР әтиләр муниципаль советы әгъзалары да катнашты. Барлыгы 30 машина йөртүче туктатылып, энә күзлегеннән узды. Нәтиҗәдә, балаларны йөртү буенча кагыйдә бозучылар табылмады. Ике кеше иминлек каешын эләктерүне кирәк дип санамаган, икесендә мәҗбүри иминият полисы, берсендә исә, бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган.
Балаларын машинага утыртып
йөртүчеләргә берничә киңәш:

  • Балагызны буена һәм авырлыгына туры килерлек махсус утыргычта йөртегез. Иминлек каешын кечкенә чагыннан ук эләктерегез. Бала якын арада барганда да, автокреслога өйрәнергә тиеш.
  • Иминлек каешын һәрвакытта да эләктерергә кирәк. Юл йөрү кагыйдәләрен тулысынча үтәгәндә, сез балагызга да үрнәк булып торасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев