Сугыш вакытындагы авыр хәлләрне язып бетерерлек түгел. Сугыштан кайтучыларның да күпчелеген җир куенына озатып бетердек дисәк тә була, бик аз калдылар алар хәзер.
Сугыш башында ук өч улын – Гайса, Зәкәрия, Яхьяны бер көнне сугышка озатканда аларның әти- әниләре Гарифҗан абый белән Зәйнәп апа ничек түзде икән?! Хәзерге көндә калган өч туганнары аларны онытмый. Быел Үзбәкстаннан Рашит 83 яшендә булса да кайтып, туган йортына, ата-анасы, абыйлары рухына дога кылып, зиратта булып, мәчеткә кереп сәдакалар бирде, Аллаһ Тәгалә кабул итсен. Рашит белән бер класста укыган идек.
Инде Тимершиннарга күчәм. Боларның нәсел-кабиләсе, тормыш юлларын язсаң, үзе бер әсәр булыр иде. Язучылар язар, мин түгел. Авылыбызда алар өч иртуган булган – Гәрәйша, Дәүләтша, Мөбарәкша. Норлат сельпосында, авыл кибетендә эшләүче Гәрәй абыйга да куркыныч хәбәр килеп җитә – сугышка! Өйдә 8 бала! Барысы да диярлек малайлар, бер генә кыз бала. Гәрәй абый сугыш кырында ятып калды. Ләкин аны онытмыйлар.
Рәсемдә: Флера Габделбариева (Тимершина) клуб мөдире дә, агитатор да.
Кыр эшләре вакытында колхозчылар белән әңгәмә алып бара.
Дәвамы газетаның чәршәмбе санында.
Нет комментариев