Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Атудан яраланган икенче сыйныф укучысын республика клиник балалар хастаханәсенә алып китәләр

Бүген иртән Питрәч районы Богородский мәктәбендә уку көне башында гадәттән тыш хәл булды. Икенче сыйныф укучысына бер укучы «самострел»дан йөзенә аткан.

Зыян күргән баланы тиз арада ашыгыч медицина ярдәме машинасында республика клиник балалар хастаханәсенә алып китәләр. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул уртача авырлыкта яраланган. Икенче баланың да ату тавышыннан колагы тонган, аны да ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар. Урынга хокук саклау органнары һәм ашыгыч хезмәтләр чакырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев