Бу атна ахырында республика һава температурасы +24 градустан күтәрелмәячәк.
Киләсе атнада башында исә синоптиклар җылырак көннәр вәгъдә итә.
Шимбә көнне явым-төшем фаразлана. Температура төнлә 5–10, көндез 17–22 градус җылы булыр дип көтелә. 25 июньдә яңгыр яву ихтималы бар. Температура төнлә 6–11, көндез 19–24 градус җылы булыр дип фаразлана.
Киләсе атна башында җылырак булачак, температура 20–26 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Явым-төшем көтелми.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Нет комментариев