Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ата-аналар колагына

Бәбиләрегез балалар бакчасына йөрсә игътибар белән укыгыз!

2018 елның июленнән сентябрьгә кадәр социаль яклау органнары, балалары уку һәм мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләренә йөрүче гражданнарга, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр хокук актлары нормативлары белән билгеләнгән компенсация түләүләренә хокукларын яңадан рәсмиләштерү эшләрен башкарачак.

Өстәмә компенсация түләүләренә хокукны рәсмиләштерү өчен гаризаны сез Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында бирә аласыз (uslugi.tatarstan.ru) яки түләүләр килүдән туктаганнан соң бер ай дәвамында яшәү урыны буенча урнашкан Республика матди ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итегез.

Әгәр дә сез күрсәтелгән вакыттан соңга калгансыз икән, өстәмә түләү (компенсация) мөрәҗәгать иткән айдан башлап күчереләчәк.

Түбәндәге документлар кирәк булачак:

-паспорт;

-мөрәҗәгать иткәнгәчә датага кадәрге алты ай өчен һәр гаилә әгъзасының кереме турында документ.

Өстәмә компенсация, уртак керемне бүлгәч бер кешегә 20 мең сумнан артып китмәгәндә генә рәсмиләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: органы социальной защиты компенсационные выплаты образовательные организации