Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Арту пенсия күләменә бәйле булачак

Россия Пенсия фондында киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенең кимендә 7 процентка арту ихтималын белдергәннәр. Бу 2018 ел ахырына фаразланган факттагы инфляциядән ике тапкыр артыграк.

Үзәк матбугат биргән мәгълүматларга караганда, арту һәр кешенең  пенсия күләменә бәйле булачак. «2018 елда пенсиянең уртача күләме – 14,4 мең сумнан чыгып, 2019 елда уртача еллык арту 12 мең сум тирәсендә булачак» – дип аңлатканнар Пенсия фондында.
2019 елда картлык буенча эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсиясенең уртача күләме, якынча исәпләүләргә караганда, 15,4 мең сум булырга тиеш. Индексация 1 гыйнвардан ясалыр дип фаразлана.
Исегезгә төшерәбез, Хөкүмәт планнары буенча, 2024 елга пенсия­нең уртача күләмен  аена 20 мең сумга җиткерү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев