Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ана капиталы исәбенә баеп та, аны теләсә ничек тотып та булмый

Хәзер балалары туган гаиләләргә ана капиталы бирелү, аларның торак проблемаларын хәл итәргә булыша. Шул ук вакытта дәүләт ярдәменең максатка юнәлешле тотылу-тотылмавы җитди контрольдә тора. Менә шул акчаның максатсыз тотылуына карата Яшел Үзән прокуратурасы тикшерү уздырган һәм үз таләбен судка җибәргән.

Нәтиҗәдә, Яшел Үзән шәһәр суды Ана капиталы акчаларын Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Респуб­ликасы буенча бүлегенә кай­тару турындагы прокурор таләпләрен канәгатьләндергән.

Билгеле булганча, ике баласы булган бу гаилә 2018 елда Яшел Үзән районында җир кишәрлеге белән торак йорт сатып алуга кредит шартнамәсе буенча төп бурычны каплау исәбенә торак шартларын яхшыртуга 453 026 сум күләмендә ана капиталы акчасын тоткан.

Әмма, хәзерге вакытта әлеге торак йортның һәм җир кишәрлегенең өченче затларныкы булуы ачыкланган.
Шул ук вакытта балигъ булмаган балаларга өлеш чыгарылмаган, аларның торак шартлары яхшыртылмаган, ә кергән акча шәхси ихтыяҗларга тотылган.

Прокурор дәгъвасы буенча суд, җавап тотучыларны нигезсез тотылган ана капиталы акчаларын Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә кайтарырга мәҗбүр иткән.

Менә шулай, ана капиталы исәбенә баеп та, аны теләсә ничек тотып та булмый. Бала мәнфәгатьләре өстенлекле булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев