«А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖнең генераль директоры яшел үзәнлеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады
«А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!
Илебезнең барлык буыннары өчен бу бәйрәм югары патриотизм, намус, батырлык, фидакарьлек һәм түземлек символы булып тора.
Бу көнне без Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләре бәрабәренә илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, Әфганстанда, Чечен республикасында һәм башка «кайнар нокталарда» үз бурычларын үтәгән геройларның батырлыкларын искә алабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларны хөрмәтлибез. Ветераннарга, запастагы хәрби хезмәткәрләргә, солдатларга һәм офицерларга – авыр хезмәт башкарган һәм бүген дә сафтагы Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучыларның барысына рәхмәт әйтәбез.
Ватанны саклау – Яшел Үзән елъязмасында мөһим урынны алып тора. Бу – араларында Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән 2800 горькийлы һәм предприятиеләрдә көне-төне эшләп тылда калган 34679 сугышчыяшел үзәнленең үлемсез батырлыгы. 15 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелүен игълан итте һәм якташларыбызның Җиңүгә саллы өлеш кертүләрен ассызыклады.
Бүген дә меңләгән россияле, шул исәптән яшел үзәнлеләр дә, үткәннең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итә, махсус хәрби операция зонасында алдынгы сызыкта батырларча көрәшеп, җитештерүнең төрле тармакларында эшләп, үз бурычларын намус белән һәм лаеклы үти. Көн саен шәһәребезнең һәр кешесе җиңүебезне якынайтуга үз өлешен кертергә омтыла.
Кадерле дуслар! Бу көнне сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм мул тормыш, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телибез!
АЛЕКСАНДР ФИЛИППОВ, «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев