Кояшта көчле ут кабынышы теркәлде һәм Җиргә плазмалы болыт юнәлде.
Агымдагы елның иң зур кояш кабынышы күптән түгел генә булды, нәтиҗәдә Җир ягына 850 км/с тизлек белән плазмалы болыт хәрәкәт итә башлады. Ул планетабызның магнитосферасына җомга көн уртасында килеп җитәчәк дип көтелә.
Шуңа бәйле рәвештә, көчле магнит давыллары булачак, алар артериаль басым тирбәнешен, гомуми хис-кичерешләрнең начараюын, шулай ук һава торышының үзгәрүенә сизгер булган кешеләрдә халәтнең кискенләшүен китереп чыгарырга мөмкин.
Фото: freepik
Нет комментариев