Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

8 яшьлек бала мотобайк белән идарә иткәндә өч метрлы кыядан егылып төшкән

***

Башкортстан республикасында 8 яшьлек бала 3 метрлы кыядан егылып төшкән. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде, дип яза «Башинформ».

Аның сүзләренчә, әлеге хәл Дәүләкән районында булган. Кечкенә пациентны район хастаханәсенең балалар хирургия бүлегенә салганнар. Хәзер ул амбулатор дәвалануда.

Май бәйрәмнәрендә Башкортстанда бала катнашында тагын бер һәлакәт була. 2 майда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән 14 яшьлек үсмерне китерәләр. Мотобайк белән идарә иткәндә, ул автомобильгә барып бәрелгән һәм эченә зыян килгән. Хәзер малай балалар хирургиясе бүлегендә күзәтү астында.

Интертат

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев