Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

55 яшьлек яшел үзәнле брокер компаниясе кушымтасы аша зур акчаларын югалткан

19 – 25 майда эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән.

Шуларның 21е – шәһәрдә, 11е районда булган. 6 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 10 урлау, 17 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.

Васильевоның Лесная урамында бәхәс чыгу нәтиҗәсендә, 25 яшьлек исерек хатын-кыз, 34 яшьлек ирнең күкрәгенә пычак кадаган.

Шәһәрнең Чайковский урамындагы кибеттән 2 шешә виски урлап чыкканда бер ирне тоткарлаганнар.

Билгесез затлар 65 яшьлек васильеволыны акчасын саклап калабыз дип алдаган. Нәтиҗәдә, бу хатын-кыз 600 мең сумнан артык акчасын таксистка чыгарып биргән. Ә таксист, үз чиратында, бу акчаны Казан шәһәрендә билгесез бер иргә илтеп тапшырган.

Шундый ук тәкъдимгә ышанып, 24 яшьлек Осиново кешесе – 450 меңеннән, ә 81 яшьлек яшел үзәнле 509 мең сум акчасыннан колак каккан.

Ә менә 55 яшьлек яшел үзәнлене аеруча зур суммага алдаганнар. Ул брокер компаниясе кушымтасы аша өстәмә акча эшләмәкче булган. Нәтиҗәдә, 2378  920 сум югалткан.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев