Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

5 – 11 май – сәламәт озын гомер атналыгы

Шигырь ятлау, рәсем ясау гомерне озайта!

Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларының берсе булып халыкны саклау тора. Төп күрсәткече – 2030 елга кадәр чорда гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерү. Шул максатка ирешү өчен “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты эшләнде.

Өлкән яшьтә сәламәтлекне һәм активлыкны саклау бик мөһим. Яшьләр хәл итә алган күп мәсьәләләр бүген өлкәннәргә дә мөмкин.

Бигрәк тә остеопороз профилактикасы, сенсор функцияләр (күрү, ишетү), когнитив тайпылышлар кимүне, көнкүреш травматизмын булдырмау мәсьәләренә игътибар итү кирәк.

Физик активлыкны һәм когнитив сәламәтлекне саклап калу өчен дөрес тукланырга, тәмәке тартмаска, алкоголь кулланмаска, авырулардан вакытындп дәваланырга кирәк.

60 яшьтән өлкәнрәкләргә киңәш ителә:

  • атнасына 150 минут аэробик физик активлык;
  • көн саен 10 минуттан да ким булмаган физик күнегүләр;
  • -шөгыльләнүләрне көненә 30 минутка кадәр арттыру;
  • скандинавия йөрүе, чаңгыда йөрү, йөзү, иртәнге гимнастика.

Когнитив тренинг өчен күнегүләр:

  • шигырь ятлау, җырлау;
  • музыка уен коралларында уйнау;
  • рәсем ясау;
  • шахмат;
  • кроссвордлар чишү;
  • компьютер программасын өйрәнү.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев