Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

30 яшьлек ир-атның башында гигант «иблис мөгезе» үскән

***

Яр Чаллыдагы ир-атның башыннан гигант "иблис мөгезен" кисеп алганнар. Ул берничә ел кератома белән яшәгән.

Табибларга 30 яшьлек ир-ат сөйләгәнчә, аңлаешсыз әйбер аның башында 2022 елда үсә башлаган. Башта аның баш артындагы «мөгез»е аны әллә ни борчымаган. Табибларга ир-ат «мөгез» гигант зурлыкка кадәр үскәч, авырта башлагач һәм нормаль рәвештә йоклый алмый башлагач кына мөрәҗәгать иткән.

Яр Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе кан тамырлары хирургы Рүзил Хөрмәтуллин «иблис мөгезен» кисергә алынган. Аның сүзләренчә, 25 еллык хезмәт тәҗрибәсендә мондый очракны ул беренче тапкыр күргән. Гадәттә халыкта «иблис мөгезе» дип йөртелүче кератомалар кечкенә була һәм куркыныч тудырмый, әмма бу очракта ул 11 сантиметрга кадәр үскән һәм җәрәхәтләнү вакытында яман шешкә әверелә алган. Ир-атның кератомасын тулысынча кисеп алганнар. Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Фото: SHOT

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев